Немного о себе
Мин гади бер авыл егете. Мин фәкать яраткан җырларымны халкыма җиткерәм. Туасы җанны саклап калган һәм миңа тормыш бүләк иткән әниемә, моң биргән халкыма мең-мең рәхмәтлемен. Идел суы тулып аккан кебек, үзем исән чакта күңелемдәге моң чишмәм саекмас, җырлар күкрәгемнән ургылып агылыр. Тамашачыларымның җылы карашлары һәм кайнар алкышлары иҗат канатларымны ныгытыр.